- чит
- I. и. 1. Берәр әйбернең кырыйдагы урыны, шул кырый үзе 2. Берәр әйбер (урман, торак пункт һ. б. ш.) кырыендагы җир, урын. Юл, урам һ. б. ш. кырыенда, аларның һәр ике ягында буйдан-буйга сузылган урын 3. Нин. б. мәйдан, өслек, тирәлекнең кырыен чикләүче сызык 4. Берәр әйбернең иң өслеге, ян ягы. Берәр савытның яны, кырые 5. рәв. ЧИТКӘ – Кайсы да булса бер якка, берәр нәрсәдән арырак 6. рәв. ЧИТТӘ – 1) Берәр нәрсәдән бер якта, арырак 2) Аерым рәвештә, башкалардан, коллективтан аерылып 7. рәв. ЧИТТӘН – 1) Нәрсәдән дә булса беркадәр арырак урыннан, бер яктан 2) Башкалар аша (ишетү, белү). ЧИТТӘН ТОРЫП (УКУ) – Дәрес-лекцияләргә даими рәв. йөрмичә, эштән аерылмыйча. II. ЧИТ – с. 1. Туган яки якын булмаган, туганлык белән бәйләнмәгән 2. Кемнең дә булса туган җире (авылы, шәһәре) , даими яшәү урыны булмаган 3. Башка җәмгыятькә, халыкка, сыйныфка, коллективка, гаиләгә һ. б. ш. караган 4. күч. Асылы, эчтәлеге, төп сыйфатлары белән кемгә яки нәрсәгә дә булса капма-каршы булган; кемгә-нәрсәгә хас булмаган 5. Башка илгә, дәүләткә караган, шуныкы булган. Чит телдән кергән, чит телнеке булган. и. Башка ил, башка дәүләт; башка халык 6. Нәр. б. үз токымыннан булмаган 7. рәв. ЧИТКӘ авылдан читкә китү 8. рәв. ЧИТТӘ читтә кәсептә идем 9. ЧИТТӘН читтән кайткан кеше. ЧИТ ИЛ ЭШЛӘРЕ МИНИСТРЛЫГЫ – Дәүләтнең тышкы политика эшләрен алып бара торган министрлыгы
Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. 2013.